18 апрельдә Татарстанда язгы ау сезоны башлана

2015 елның 24 марты, сишәмбе

18 апрельдә Татарстанда язгы ау сезоны башлана, дип хәбәр итә республиканың Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсе.

Ул 10 календарь көн дәвам итәчәк. Бу вакытта суда йөзүче һәм нарат урманы киек кошларын гына ауларга ярый. Әйтик, ата тәлләтәвеч, каз, суер, көртлек һәм үрдәкләрне атып булачак. Соңгы үзгәрешләргә бәйле рәвештә, язгы ау чорында соры казларны аулау тыелган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International