Татарстан шәхси ярдәмче һәм крестьян-фермер хуҗалыклары 103,4 миллион сумлык 410 банк кредиты алган

2015 елның 24 марты, сишәмбе

Татарстан шәхси ярдәмче һәм крестьян-фермер хуҗалыклары, ел башыннан, 103,4 миллион сумлык 410 банк кредиты алган. Алынган акчалар үз производстволарын ачуга һәм киңәйтүгә тотылган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Субсидияләнә торган кредитны иң күбе Баулы районы хезмәтчәннәре алган - 8 миллион сум.

Чүпрәле районында гаилә фермалары һәм эшкәртү цехларын арттыру өчен 7,3 миллион сум акча бирелгән. Актаныш районы товар җитештерүчеләре шәхси хуҗалык һәм крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерүгә 6,8 миллион, Буа районында 6,1  миллион, Кукмарада 5,8 миллион сум кредит акчасын тотачак.

Республиканың Алабуга һәм Тукай районнары авыл хезмәтчәннәре ел башыннан бер генә кредит та алмаган.

Чистай, Зәй, Менделеевск, Бөгелмә районнарында әлеге чорда 0,2дән 0,3 миллионга кадәр банк кредиты үзләштерелгән Бу түбән финанс активлыгы күрсәткече санала, дип саныйлар министрлыкта.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International