Үткән атнада Татарстанда грипп йоктыруның 18 очрагы ачыкланган

2015 елның 24 марты, сишәмбе

16-22 мартта Татарстанда кискен тын юллары авыруларының 20 мең 624 очрагы теркәлгән, бу 10 мең кешегә 54,2 процент авыру туры килә дигән сүз, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 31,4 процентка түбәнрәк, 2 яшькәчә балалар арасында – 43,76 процент, 3-6 яшьтәгеләр арасында – 26,7 процент, 7-14 яшьтәгеләр арасында – 44,2 процент, 15 һәм аннан да өлкәнрәкләр арасында – 38,3 процентка. Узган атна белән чагыштырганда, авыручылар саны 3,8 процентка кимегән. 
Үткән атнада Татарстанда грипп йоктыруның 18 очрагы ачыкланган, балалар арасында – 6 очрак. Узган атна белән чагыштырганда, авыручылар саны 3,8 процентка кимегән.
Казанда кискен юллары вирус инфекциясе белән авыруның 9014 очрагы теркәлгән. Авыручылар дәрәҗәсе эпидемия бусагасыннан 22 процентка югары, ә узган атна белән чагыштырганда, 0,9 процентка арткан. Республика башкаласында грипп йоктыруның 8 очрагы теркәлгән, шул исәптән балалар арасында - 2 очрак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International