Актанышта юбилей медальләре тапшыру

2015 елның 22 марты, якшәмбе

20 март көнне район мәдәният йортының тантаналар залында Актаныш өчен мөһим чара булып узды. Районыбызның сугыш һәм тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган медальләр тапшыру тантаннасы булып узды. Чарада Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев катнашты. Ул хөрмәтле ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады: "Актаныш районыннан сугышка 21 меңгә якын кеше озатылган. Ә бүгенге көндә районыбыз буенча 48 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм 1200 тыл ветераны исәпләнелә. Алар күргән михнәт, сагыш-кичерешләрне хәзерге заман балалары чын мәгънәсендә күз алларына китерә алмый, чөнки андый авырлыкларны бүгенге көн  кешесе күтәрә алмас иде. Без яшь буынга, сезнең ярдәм белән, тарихны үзгәрешсез дөрес итеп аңлатып калдырырга бурычлы. Үзебезнең тарих, үзебезнең ата-бабаларыбыз белән горурланырга тиешбез.

Хөрмәтле ветераннар, чын күңелдән якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйм сезне. Сезгә бары тик изге теләкләр генә телисе килә. Әле алда тагы күп еллар Җиңү бәйрәмен сезнең белән бергә каршыларга язсын иде!”

Медаль тапшыру тантанасы “Агыйдел” җыр-бию ансамбленең һәм мәктәп укучыларының чыгышлары белән үрелеп барды.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International