“Умники и умницы”га баргач, бер көндә дүрт тапшыру төшергәннәр. Шул тапшыруларның темасы уртак була икән. Айдар “теоретик” буларак катнашкан көнне тапшырулар әкиятләр, Алтын Урда темаларына багышлана. Алтын Урда темасына багышланган тапшыруда орден һәм медаль алып, “келәмгә” (дорожка) чыгу мөмкинлеге бирелә. Егет курыкмыйча, кызыл юлны сайлый, гәрчә әле яшел юлны сайлау мөмкинлеге булса да.
- Бәлки кызыл юлны сайлау минем тарафтан хата да булгандыр. Без катнашкан уенда яшел юлда катнашучыга җиңел сораулар туры килде. Яшь кеше булгач, рискка да барасы килә бит, – дип аңалатты егет.
“Умники и умницы” тапшыруының алып баручысы Юрий Вяземский Татарстан укучыларының яхшы әзерлекле булуын тапшыруда да ассызыклап әйтте. Айдар да аның белән килешә. Егет фикеренчә, Татарстанда укучылар яхшы әзерлектән тыш, республика тарафыннан да ярдәмне тоя. Егет үзе Актанышның сәләтле балалар өчен ачылган мәктәбендә укый.
Шунысын да билгеләп узарга кирәк: башка катнашучылардан аермалы буларак, Айдар уенга түбәтәй киеп чыккан иде. Егет инде 9 яшьтән бирле түбәтәй киеп йөри икән.
- Юрий Павловичка да түбәтәй белән килүем ошады. Ул бит шоу әзерли. Шуңа тапшыруга ниндидер үзенчәлек кертү хуплана гына. Җитмәсә, минем бер җавабымнан соң алып баручы “Иншаллаһ” дип әйтте. Юрий Павлович – православ динендәге кеше. Аның мөселман кешесе өчен кадерле булган сүзне әйтүе җаныма әйтеп бетермәслек рәхәтлек бирде, – дип өсти егет.
Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила:
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений
с 18 час. 26 декабря до 18 час. 27 декабря 2025 г.
Ночью и днем 27 декабря на территории Республики Татарстан и в г.Казани местами ожидается метель с ухудшением видимости до 1-2 км.