Татарстанда юеш кар һәм пыскак яңгыр көтелә

2015 елның 21 марты, шимбә

Синоптиклар фаразына караганды, 21 мартта республика буенча аязучан болытлы һава, урыны белән бераз явым-төшемнәр  - төнлә һәм иртән кар, юеш кар, көндез пыскак яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һәм иртән  юлларда урыны белән бозлавык барлыкка киләчәк.

Төнлә - 2-7, көньякта 10 градуска кадәр салкын көтелә. Көндез һава 4-9 градуска кадәр җылыначак. Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында - иң салкыны, төньягында иң җылысы булачак.

 Казанда  алмашучан болытлы һава, бераз явым-төшемнәр ихтимал. Төнлә 2-5 градус салкын булса, көндез 4-8 градуска кадәр җылыта.

22 мартка каршы төндә болытлы һава. Төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда юеш кара һәм пыскак яңгыр көтелә. 4 градус салкыннан алып 1 градуска кадәр җылы булачак. Юлларда бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International