Мәхәмәтлелек атналыгы кысаларында укучыларыбыз сыерчык оялары ясадылар. Бу эшкә бигрәк тә башлангыч сыйныф укучылары җаваплы карадылар. Алар әтиләре белән бергәләп сыерчыклар килүгә оялар әзерләде. Үзебез ясаган ояларда канатлы дусларыбызның шатлыклы сайрауларын ишетү, бала чыгаруларын күзәтү үзе бер сөенеч бит!