20 март көнне “Йолдызлык” конкурсының йомгаклау туры узды. Мәктәбебез зурлар вокаль ансамбле 2 дәрәҗә, хореография номинациясендә зурлар төркеменең “Солдатлар” биюе 3 дәрәҗә, конферанс номинациясендә Гильманов Булат 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Гомуми нәтиҗәләр буенча мәктәп 3 урынга лаек булды. Укучыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз!