Тат.Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары

2015 елның 21 марты, шимбә
17 март көнне мәктәптә сугыш һәм тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 70 еллыгына чыгырылган юбилей медален тапшыру тантанасы үткәрелде. Кичәдә район вәкиле Гарипов Р.И., авыл җирлеге башлыгы Нуриев Р.М., "Чиялек" хуҗалыгы җитәкчесе Гильметдинов Х.Х., мәктәп директоры Закирова М. К. катнашты. Сугыш һәм тыл ветераннарына котлау сүзләре җиткерелде, медаль һәм күчтәнәч тапшырылды, укучылар тарафыннан концерт күрсәтелде һәм кичә чәй табыны янында дәвам итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International