Бөек җиңүнең 70 еллыгын каршылап. Хатлар, хатлар... Өчпочмаклы, ак, зәңгәр яки ал конвертлы, читенә кыр почтасының тәртип саны куелган, штемпель сугылган хатлар. Төрле-төрле телдәге бу хатларда бер максат, бер уй, бер теләк бик ачык чагыла: җиңүгә ышаныч!
Суык булса безгә әни тагы
Шул ук сандык төбен актарды.
Җаннар җылынганчы укыдык без,
Әткәбездән килгән хатларны.
Алар безне түбән төшүләрдән,
Хурлык, эчүләрдән саклады –
Солдат әткәбезнең хатлары.
Бүген, 13 март көнне, Актаныш үзәк балалар китапханәсендә 1 санлы Актаныш урта мәктәбенең 3“А” сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе Диләрә Хөбетдинова) катнашында солдат хатларын уку кичәсе булып узды. Кичә барышында солдат хатларыннан төзелгән презентация һәм “Көт мине” тапшыруыннан өзек күрсәтелде. Укучылар бик кызыксынып карап һәм тыңлап утырдылар. Кичә ахырында үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
.jpg)