Кичә, 10 март көнне Башкарма комитетның архив бүлегенә 1 нче санлы Актаныш урта мәктәбенең 3Б сыйныф укучылары өчен район архивына экскурсия оештырылды.
Архив җитәкчесе Айгөл Галимҗанова нинди эшләр башкарулары, архивның әһәмияте турында сөйләде. Укучылар архив документларын саклый торган урыннарны карадылар, иске документлар, фоторәсемнәр белән таныштылар.
Туган ягыбыз тарихы белән якыннан танышырга мөмкинлек биргән бу экскурсия укучылар өчен бик файдалы булды.