Иске Айман мәктәбендә әниләр бәйрәме.

2015 елның 11 марты, чәршәмбе

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда. Барлык әниләрне, әбиләрне, апаларны, кызларны  шул җир йөзен бизәгән халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклибез!

Шушы бәйрәм көне,  елмаеп баккан кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен.

7 нче март көнне башлангыч классларда “ 8 март –халыкара хатын-кызлар көне”нә багышланган бәйрәм кичәсе үтте.

Без әниләрне яратабыз

Бәйрәм белән котлыйбыз

Бүләк итеп үзегезгә

Бер матур җыр җырлыйбыз”,- дип балалар әниләрен бәйрәм белән котлап җырладылар, үз куллары  белән эшләгән бүләкләрен тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International