Оптимист булыйк
Кризис елы булганлыктан, иң элек журналистлар Рөстәм Миңнехановка республика бюджеты турында сорау бирде. Президент әйтүенчә, Татарстан кабул ителгән бюджетын һәм инвестицион программаларын саклап калачак (әйтик, элегрәк “Смарт Сити Казан” проектын ябып тору ихтималы турында фикерләр ишетелгәләде). “Санкцияләр, банкларның мөшкелрәк хәлдә калуы, нефть бәяләренең түбәнгә тәгәрәве күңелебездә билгеле бер борчу тудыра, әлбәттә. Тик, миңа калса, бик начар булачак, дип, барыннан да элек үзебезне үзебез үк куркытабыз”, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Әлбәттә, борчылырга урын юк, дип әйтеп булмый, проблемалар бар. Әмма без аларның барысын да хәл итәчәкбез. Оптимист булырга кирәк”. Президент хезмәт хакларын, бюджет учреждениеләре чыгымнарын, инвестицияләрне, юллар төзү, күпфатирлы йортларны, балалар бакчаларын төзекләндерү проектларын “кисәргә” ярамаганлыгын искәртте. Предприятиеләр хезмәткәрләре санын кыскартуга килгәндә: “Хезмәткәрләрне эшләреннән җибәрергә була анысы. Тик ярты яки бер ел узганнан соң белгечләрне кайдан алырбыз?” – дип, республика җитәкчесе хезмәт коллективларын, эш урыннарын саклап калырга кирәклеген әйтте.
“Ана капиталы”н – депозитка?
Журналист ханымнар, әлбәттә, “Ана капиталы” программасын да читләтеп үтмәде. “Аны нишләп депозитка салу турында уйламыйлар икән? Хәзер банкларда кертемнәрне иминиятләштерү дәрәҗәсе югары бит”, – дигән сорауга Президент, чыннан да, бу хакта депутатларга тәкъдим белән чыгуның зыян итмәячәген билгеләп үтте. Моннан тыш ул әлеге программаның 2016 елда төгәлләнүенә кагылып: “Россия кебек гаять зур илгә демографик вазгыятьнең уңай булуы кирәк. Ә моның өчен “Ана капиталы” гына түгел, ярдәм итүнең башка төрләрен дә уйлап табу мөһим. Илебез җитәкчелегенең сабыйларның күбрәк тууы һәм аларны белемле, көндәшлеккә сәләтле итеп үстерүгә шартлар тудыру өчен нинди дә булса юллар эзләп табасына ышанам”, – диде.
Гомумән, гүзәл затларның ТР Президентына бирелгән сораулары төрле темаларны колачлады. 2015 ел – Парк һәм скверлар елы, 2030 елга кадәр Татарстанның социаль-икътисадый үсеш стратегиясе, Кырымның Россиягә кушылуына бер ел тулу, табибларны башка төбәкләрдән китерү... Журналист ханымнар республика җитәкчесеннән, шәһәр һәм авыл хатын-кызлары арасында аерма бармы-юкмы, дигән сорауга да җавап табарга тырышты хәтта. “Чибәрлектә – юк. Яшәү шартларында – бар. Авылда яшәү авыррак, әлбәттә. Анда шәһәрдәге кебек шартлар юк әле. Тик без бу мәсьәлә өстендә бик нык эшлибез, күп кенә программаларыбыз шуңа юнәлдерелгән, – дип җавап бирде Рөстәм Миңнеханов. – Гомумән, хатын-кызларны шәһәрнеке һәм авылныкына бүлү дөрес түгел. Аларның барысын да яратырга кирәк”.