Тыл ветераны Шәрәфетдинова Гөлҗәннәт Кирам кызына - 90 яшь

2015 елның 10 марты, сишәмбе
Татар Суксуы авылында гомер итүче Тыл ветераны Шәрәфетдинова Гөлҗәннәт Кирам кызына 10 мартта 90 яшь тулды. Ул сугыш чорында, аннан соңгы елларда да тырыш хезмәтен куя, замандашлары кебек үк ачлыгын да, ялангачлыкны да үз җилкәсендә татый.

Бүгенге көндә Гөлҗәннәт әби Татар Суксуы авылында килене Фирүзә тәрбиясендә яши. Гөлҗәннәт әбине олугъ юбилее белән Актаныш муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хаев котлады. Ул юбилярга РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын, Актаныш муниципаль район башлыгы бүләген һәм Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды. Татар Суксуы авыл җирлеге башлыгы Рәсүл Харисов та Гөлҗәннәт апага изге теләкләрен юлларга килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International