Бераз алга китеп булса да, шуны әйтәсе килә. Коллегиядә Әтнә районының Тукай хуҗалыгы җитәкчесе Илфат Хәкимов Габдулла Тукайның бер шигырен укып узган иде. Шагыйрьләрнең бөеклеге дә шунда шул: моннан әллә ничәмә еллар элек язган шигырьдә бүгенге көн вазгыяте ярылып ята: “Син, ялкау, йоклагач, янчыгың сай була”. Үзенә таянып, аз чыгымнар белән күбрәк мал җитештерергә тырышучылар бүген кризис шаукымына әллә ни бирешми. Кыенлыклар белән булса да, алга барырга тырыша. Язгы чәчүгә әзерлек эшләре белән дә шулай. Итәк-җиңнәрне алданрак сызганып эшләүче хуҗалыкларның техникасы да күптән төзек, кирәк-яраклары да алып куелган. Булдыклылар акча каян алырга дип тә әллә ни баш ватмый.
Президент ассызыклаганча, авыл хуҗалыгында продукция җитештерүдә эре инвесторлар, мөстәкыйль эшләүче хуҗалыклар белән беррәттән, фермер һәм шәхси хуҗалыкларның да роле арта. Шул исәптән, Татарстанда эшләп килүче 1093 гаилә фермасының һәркайсы бернинди кыенлыклар алдында баш имичә, продукция җитештерүне арттырырга тырыша. Киләчәктә дә аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышачакбыз, диде.
Ярдәм дигәннән, Президент әйтүенчә, язгы кыр эшләренә әзерлек барышында да авыл хуҗалыгына ярдәм булачагына ышандырды. Федераль һәм республика бюджетыннан тыш, банклардан кыска сроклы кредит алу мөмкинлеге дә карала. Башка еллардагыча,“Татнефть” һәм ТАИФ компанияләре дә игенчеләргә ярдәм итәргә җыена.
Татарстан авыл хуҗалыгында ел дәвамында эшләнгән эшләрне санап бетерерлек тә түгел анысы. Дүрт ел дәвам иткән корылык, ил башына ишелеп төшкән икътисадый кыенлыклар, бәяләр гаделсезлеге, банкларның чамадан тыш зур процент ставкалары һәм башка төр кыенлыклар алга куелган кайбер максатларга ирешергә мөмкинлек бирмәде. Әмма, елына күрә уңышы, дигәндәй, 3 миллион 370 мең тонна ашлык җыеп алу өчен башка еллар белән чагыштырганда да күбрәк чыгымнар гына түгел, тырышлык таләп итте. Уңышларыбыз шактый булса да, коллегия утырышында чыгыш ясаган Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов игътибарны күбрәк ирешелгәннәргә түгел, ә хуҗалыкларда булган җитешсезлекләргә юнәлтте. Ашлык уңышы буенча Татарстан Россиядә тотрыклы рәвештә беренче дүртлеккә керә югыйсә. Шулай да, чыгыш ясаучының әледән-әле Наполеон, генерал Де Голль сүзләрен кулланып, җитештерүдә ирешелгәннәрдән чигенүче районнарны һәм хуҗалыкларны “чеметеп” алуы эзсез үтмәгәндер. Бу кадәресе Кама Тамагы, Бөгелмә, Менделеевск, Әлмәт, Аксубай һәм башка кайбер район җитәкчеләренең уңайсызланып утыруыннан да сизелде.
Рәсми саннардан күренгәнчә, хуҗалыклар 14 процент табыш белән эшләгән. Әмма бу кадәресе башлыча дәүләт ярдәме һәм төрле субсидияләр исәбенә генә шул. Тулаем алганда, 426 хуҗалыкның 207се узган ел дәвамында табышлы түгел, ә үзенә зыянга эшләгән булып чыга. Хезмәт җитештерүчәнлеге буенча да беренче карашка нәтиҗә начар дип әйтерлек түгел. Ел дәвамында бу күрсәткеч 120 процентка арткан. Ягъни бер эшләүчегә 1 миллион сумнан артык продукция җитештерелгән. Мамадыш районы “Продпрограмма” хуҗалыгында бу күрсәткеч – 3,85 млн, Тәтеш районы “Сафиуллов” крестьян-фермер хуҗалыгында – 3,66 млн, Арча районы “Кырлай” агрофирмасында – 3,18 млн, Чүпрәле районы “Чынлы” хуҗалыгында 1,86 млн сум туры килә. Бу саннар артында әлеге хуҗалык җитәкчеләренең системалы эше, белгечләр, игенче һәм терлекчеләрнең фидакарь хезмәте тора.