Психологик үзәк хезмәткәрләре югары сыйныф укучыларына авыл мәктәпләрендә тренинглар уздыра

2015 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе

Психологик үзәк хезмәткәрләре югары сыйныф укучыларына имтиханнарга психологик яктан әзерлек күрсәтү максатыннан авыл мәктәпләрендә тренинглар уздыра. Шулай ук һәрдаим логопед, психологлар үзәккә мөрәҗәгать итүчеләргә индивидуаль һәм группа белән сөйләшүләр, тренинглар оештыра. Районның яшь белгечләре өчен 16 гыйнвар "Тормыш кыйммәтләре" буенча тренинг булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International