ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә республикакүләм киңәшмәдә шул хакта сүз булды
ТР Хезмәт инспекциясенең оператив мәгълүматларына караганда, 2014 елда Татарстанда эш урынында 57 бәхетсезлек очрагы булган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында уздырылган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Ирек Фәйзуллин төгәллек керткәнчә, 57 бәхетсезлек очрагыннан 20се кешеләр вафат булу, 37се авыр тән җәрәхәтләренә дучар булу белән тәмамаланган. 43 бәхетсезлек очрагы (ягъни 75%ы) Татарстан территориясендә, 14е (ягъни 25%ы) үз эшчәнлеген башка субъектларда гамәлгә ашыручы, әмма Татарстанда теркәлгән оешмаларда булган. Бәхетсезлек очраклары 18 муниципаль берәмлектә теркәлгән. Иң күбесе – актив төзелеш алып барылучы эре шәһәрләрдә.
2013 ел белән чагыштырганда, бәхетсезлек очраклары саны Казанда 28дән 13кә кадәр кимегән, Түбән Камада – 9дан 4кә кадәр, Чаллыда– 8дән 5кә кадәр.
Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, төзелеш тармагындагы 57 бәхетсезлек очрагының 35се капиталь төзелеш, реконструкция һәм капиталь ремонт объектларында теркәлгән. Шулардан төзелеш тармагына юл-транспорт һәлакәтләре аркасында килеп чыккан 11 бәхетсезлек очрагы да кертелгән(19%), 6 очрак – юл эшләрен башкарганда (10%), 5 очрак – нефтьһәм газүткәргечләрен корганда (9%).
Бәхетсезлек очракларының төп сәбәпләре – элеккегечә үк, биеклектән егылып төшү, хәрәкәт итүче предметлар йогынтысы, предметларның ишелеп төшүе һәм җимерелүе.
ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр таратты.
Казан, «Татар – информ»