Балалар бакчасы өчен түләү, уртача алганда, 12 проценттан күбрәккә артмаган - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

2015 елның 17 гыйнвары, шимбә

1 гыйнвардан Татарстанда балалар бакчасы өчен түләү артты. Шул ук вакытта ул 12 проценттан күбрәккә артмаган. Бу хакта бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Гомумбелем идарәсенең мәктәпкәчә белем бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Йолдыз Хисамиева белдерде.

 "Ата-аналар квитанцияләр ала башлады һәм канәгатьсезлек туу очраклары бар. Ясле төркемнәре (1дән 3 яшькә кадәр) өчен түләү күләме, уртача алганда, 12 процентка артты, ә гомумүсеш юнәлешле төркемнәрдә (3тән 7 яшькә кадәр) - 12,3 процентка", - дип ассызыклады спикер. "Квитанцияләрдәге сумма сабый балалар бакчасына йөрмәгән очракта аерыла ала, ул чакта туклану чыгымын төшереп калдырып, яңадан исәплиләр. Алдагы айлар өчен бурыч булган очракта, сумма арта ала", - дип өстәде Й.Хисамиева.

Ул, шулай ук ата-аналарга балалар бакчасы өчен түләү яки бу уңайдан туган проблемалар буенча ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының (843) 294-95-08 телефонына шалтыра яки мәгариф бүлеге белгечләренә, балалар бакчасы мөдиренә мөрәҗәгать итә ала, дип тә искәртте. "Нинди дә булса проблемалар туа икән, без аларны хәл итәргә тырышабыз", - дип ышандырды спикер.

Искәртеп узабыз: быелдан башлап балалар бакчасы өчен түләү мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының эшчәнлеген финанс белән тәэмин итү чыгымнары артуга бәйле күтәрелде. Аерым алганда, бу азык-төлек продуктларына бәя, балаларны карауда катнашучы хезмәткәрләрнең эш хакы арту. Сабыйларны балалар йортында тәрбияләгән өчен чыгымнарның зур өлешен (70 проценттан артык) дәүләт үз өстенә ала.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә иң киң таралган балалар бакчасында (гомумүсеш юнәлешле) көнгә 10,5 сәгать булган 3 тән 7 яшькәчә балалар өчен түләү 1 гыйнвардан 280 сумга арткан һәм 2563 сум тәшкил итә.

Әйдәп баручы киңәшче искәртеп узганча, ата-аналар өчен бөтен компенсация сакланып калган. "Балалары мәктәпкәчә учреждениегә яңа барган ата-аналар тиешле документлар белән яшәү урыны буенча социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итә ала. Компенсация гариза бирелгән айдан башлап түләнә башлый", - диде ул. 

  Казан, "Татар - информ"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International