Искечә Яңа елны каршы алырга рәхим итегез!

2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе

Искечә Яңа ел үткәрү традициясе юлиан һәм григориан календарьлары арасындагы аерма белән бәйләнгән. Хәзер ул аерма 13 көн тәшкил итә.  Шуңа күрә 13 гыйнвардан 14енә  халык искечә  стильдә Яңа елны каршылый.

Хөрмәтле актанышлылар һәм районыбыз кунаклары! Сезне 13 гыйнвар кичендә Үзәк чыршы янына Искечә Яңа елны каршы алырга дәшеп калабыз . Уен-көлке, җыр-биюле тамаша, лоторей билетлары уйнату оештырылачак. Бәйрәм чарасы 20.00 дә башланачак, рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International