Сәләтле балалар өчен Актаныш муниципаль районы башлыгы Чыршы бәйрәме

2015 елның 8 гыйнвары, пәнҗешәмбе

 Уку алдынгылары, фән олимпиадаларында җиңүчеләр, спортта һәм мәдәният өлкәсендә яхшы уңышларга ирешкәннәр – бер сүз белән әйткәндә, мәктәп тормышында кайнап яшәүче актив укучыларны ел саен муниципаль район башлыгы чыршысына чакыралар. Анда катнашу – зур мәртәбә, район башлыгының үз кулларыннан «Рәхмәт хаты» алу – һәр балага карата зур хөрмәт һәм игътибар дигән сүз.

 7 гыйнвар көнне Актанышта «Бүләк” балалар сәламәтләндерү аланында узган Чыршы бәйрәменә төгәл 100 укучы чакырулы иде. Алар бәйрәм  бүләге итеп үзләре кебек үк сәләтле балалар катнашында музыкаль тамаша карадылар.

 Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев укучыларны бәйрәм белән котлады, теләкләрен җиткерде: ”Без, өлкәннәр,  сезнең уңышларыгызга сөенәбез, киләчәктә илкүләм, хәтта халыкара аренада күреп горурланасыбыз килә. Сезгә уку, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү, төрле сәләтләрне үстерү өчен яхшы шартлар тудыру буенча без  бүген барысын да эшлибез. Сәләтле балаларга ярдәм итү-безнең эшебезнең төп юнәлешләреннән берсе”,– диде ул, һәр укучыга кулын кысып, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International