Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов катнашында муниципаль берәмлекләр Советының IX cъезды булып узды.
Муниципаль берәмлекләр Советының IX cъезды алдыннан Дәүләт Советы каршындагы мәйданда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында үткәрелгән республикакүләм смотр- конкурста җиңүчеләрне котлау тантанасы булды.
Конкурста җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Президенты исеменнән 100 «Шевроле Нива» хезмәт машинасы тапшырылды. Актаныш районыннан Актанышбаш, Мәсәде һәм Югары Яхшый авыл җирлеге башлыклары да Татарстан Президенты кулыннан машина ачкычлары алдылар.
Котлау тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Минсәгыйт Шакиров катнаштылар.