Актанышта Үзәк чыршы утын яндыру

2014 елның 23 декабре, сишәмбе
  Кичә  18 сәгатьтә Җиңү паркы каршындагы мәйданда Үзәк чыршы утын яндыру тантанасы булып узды. Чара бик матур сценарий буенча барды. Кыш Бабай, Кар Кызы һәм 2015 ел символы – сарык бәтиләре җыелган халыкның күңелен күрделәр.
 
Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Илнар Фәттәхов барлык актанышлыларны якынлашып килүче Яңа 2015 ел белән котлады, үзенең изге теләкләрен теләде.
 
Үзәк чыршы утын яндыру тантанасы концерт номерлары белән үрелеп барды. Актаныш җырчылары һәм Казаннан килгән кунаклар – Иркә, Азат һәм Алсу Фазлыевлар чыгыш ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International