Хоккей коробкасын ачу тантанасы

2014 елның 19 декабре, җомга
Бүген Киров авылында хоккей коробкасын ачу тантанасы булып узды. Тантанада Кыш бабай катнашында театральләштерелгән тамаша, Киров урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары чыгышы булды. Соңыннан укучылар рәхәтләнеп тимераякларда шудылар. Укучылар һәм авыл яшьләре мәктәп коллективы һәм "Актаныш"  агрофирмасының Киров бүлекчәсе эшчеләре көче белән булдырылган бозда буш вакытларын файдалы итеп үткәрерләр дип өметләне калабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International