Такталачык урта мәктәбендә ата -аналар җыелышы.

2014 елның 19 декабре, җомга
13 нче декабрь көнне мәктәпнең актлар залында гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелыш барышында, мәктәп директоры А. Рахманов, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Р.Гайсин, психолог  Н. Хаҗиева, класс җитәкчеләреннән Ә. Нуриева һәм ата-аналар чыгыш ясады. Алар үз чыгышларында мәктәпнең эчке тәртип кагыйдәләренә (мәктәп формасы, дәресләргә вакытында килү, дежурлык һ.б.), тиешле вакыттан соң кич чыкмау, антикоррупция мәсьәләләренә тукталдылар. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Р.Гайсин хәзерге көндә яшьләр һәм урта яшьләрдәге кешеләр арасында киң таралган спайслар турында, әлеге үләннәр катнашмасының кеше сәламәтлеге, гомумән, тормышы  өчен куркыныч булуына тукталды, яшүсмерләр, уку яшендәге балалар арасында, кызганычка каршы, суицид очраклары артуын ассызыклады. Психолог Н.Хаҗиева район үзәгендә ачылган психологик ярдәм күрсәтү үзәге турында мәгълүмат бирде, әлеге үзәккә мөрәҗәгать итү мөмкинлегенә басым ясады. Ә.Нуриева тәрбия һәм укыту эшчәнлегенең аерылгысыз, бердәм процесс булуына тукталды. Әлеге мәсьәләләр белән берлектә, беренче сыйныф укучыларының ата-аналары өчен, Мәдәни көндәлек буенча эшне дәвам итү кирәклеге ассызыкланды. Кышкы каникул алдыннан, укучылар өчен участок полиция вәкиле, балигъ булмаган балалар белән эшләүче хезмәткәрләр белән очрашу оештырылачагы әйтелде. Юл йөрү кагыйдәләре, сулык һәм бозлыкларда, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту, пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен янәдән класс җитәкчеләре һәм ата-аналар бергәләп аңлату нәтиҗәлелегенә басым ясалды.  Яңа ел бәйрәме һәм кышкы каникул чорына ата-аналар патруле графигы һәм укытучыларның рейдлары графигы белән таныштырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International