Татар Суксу урта мәктәбендә бу атнада юбилейлар билгеләп үтелде. 17 декабрьдә ашханәбездә эшләүче Роза апаны 50 яшьлек юбилее белән бәйрәм линейкасында тәбрикләдек. Ә 18 декабрь көнне безнең мәктәптә бик озак еллар директор булып эшләгән Рафаэль Галявовның 80 яшьлек юбилеен тантаналы төстә билгеләп үттек.