18 декабрь көнне утырышлар залында Актаныш муниципаль районы Советының икенче чакырылыш кырык икенче утырышы булып узды.
Утырышта муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев, сайланган делегатлар, авыл җирлеге башлыклары катнаштылар.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1.Актаныш муниципаль районының 2015 елга һәм 2016-2017 елларга планлаштырылган чорга бюджеты турында.
Мәсьәлә буенча район финанс-бюджет палатасы рәисе Кадрия Каюмова доклад укыды.
2.“Үзәкләштерелгән бухгалтерия” муниципаль бюжет учреждениесе оештыру турында.
Чыгыш ясады район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев.
3.Актаныш муниципаль районы Советының 2011 елның 23 нче июлендә кабул ителгән №8-04 санлы “Этил спирты 15% тан югары булган алкоголь продукцияларен сату тыелган социаль-культура объектларынын, купләп халык жыелган һәм куркыныч яный торган урыннарның территорияләрен билгеләү турында”гы карарын гамәлдән чыгару турында.
Әлеге мәсьәлә буенча район Башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Альберт Тимиров чыгыш ясады.