Җәмәгать башлангычындагы Актаныш районы сугыш һәм хезмәт ветераннары оешмасының IX отчет сайлау конференциясе

2014 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе

17 декабрь көнне “Яшьлек” мәдәни үзәгендә  җәмәгать башлангычындагы Актаныш районы сугыш һәм хезмәт ветераннары оешмасының  IX отчет сайлау конференциясе булып узды.

 

Җыелышта муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, сайланган делегатлар, район башкарма комитеты бүлек мөдирләре, авыл җирлеге башлыклары һәм Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) оешмасы президиумы әгъзасы, Әлмәт шәһәре һәм районы  ветераннар Советы җитәкчесе Васыйл Хуҗәхмәтов катнаштылар. Көн тәртибендә 7 мәсьәлә каралды.

 Хисап чорында Актаныш районы сугыш һәм хезмәт ветераннары оешмасы эшчәнлеге белән Нурулла Нурлыев таныштырды. Аның сүзләренә караганда, район ветераннары узган чаралар – спартакиада, ярышлар, мәдәни вакыйгаларда -  актив катнаша. Әлбәттә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап районда зур чаралар үткәреләчәген дә хәбәр итте. “Уңышлар белән бергә алга куелган планнар да күп” – дип, докладын тәмамлады Нурулла Нурлыев.


Конференциядә Актаныш районының җирле җәмәгать  ветераннар (пенсионерлар) оешмасының рәисе итеп Нурулла Нурлыев сайланды.

 

Әлмәт шәһәре һәм районы  ветераннар Советы җитәкчесе Васыйл Хуҗәхмәтов:

-         Безнең дәүләт соңгы елларда пенсионерларга зур ярдәм күрсәтә, сугыш ветераннарын тәэмин итеп тора. Аларга бүгенге көндә игътибар кирәк. Әлмәттә исә ветераннарның Җиңү көнендә һәрберсенең өенә барып хәлләрен беләбез. Актанышта да өлкәннәргә карата игътибар зур икәне сизелеп тора.

Фаил Камаев үз сүзен башлап, чыгышларның яшьләргә үрнәк , матур эчтәлекле булуын искәртеп узды. Аның сүзләренә караганда, 2015 ел – кабатланмас Бөек Җиңүнең 70 еллыгын үткәрү – бөтен категорияләрен дә искә алып, тарихи әһәмияте көннән- көн үскән вакыйга, аны матур итеп үткәрергә кирәк. “Сез, ветераннар, авыр тормышта яшәгәнсез, зур җитештерүчәнлекне тәэмин иткән актив халык. Без, яшьрәк буын, акыллы, патриотик тәрбия алыр өчен сезгә мөрәҗәгать итәбез. Районда булган вакыйгаларга битараф булмаганыгыз өчен рәхмәт” – дип тәмамлады район башлыгы үз сүзен.

 Конференция ахырында Иске Кормаш авылы җирле ветераннар (пенсионерлар)  оешмасы рәисе Хәния Салаховага -  Актаныш  муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы, җәмәгать башлангычындагы Актаныш муниципаль  районы сугыш һәм хезмәт ветераннар оешмасы ревизия комиссиясе рәисе Гөлүдә Әхтәмовага,  “Сәламәтлек” клубы җитәкчесе Зинфира Хафизовага, район өлкәннәре арасында оешкан “Бәйләм” түгәрәге рәисе Ләлә Ахмадуллинага  муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Озак еллар Госстрах та ветераннар оешмасы рәисе булып эшләгән Әфтәх Габидуллин  85 яшьлек юбилее уңаеннан Район ветераннар оешмасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International