1-10 декабрьдә Инвалидлар декадасы үтте. Бу чара безнең Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә дә актив рәвештә алып барылды. Һәр сыйныфта тематик тәрбия сәгате, әңгәмәләр, эшлекле уеннар үткәрелде. Җирлектәге инвалидлар барланды. Алар өчен балалар бүләкләр әзерләде, күчтәнәчләр җыйды. Яңадан үзләренә билгеләнгән инвалидларның өйләрендә булып, хәлләрен белделәр, бүләк-күчтәнәчләрен тапшырдылар, элемтә урнаштырдылар.