Тәҗрибә уртаклашабыз

2014 елның 17 декабре, чәршәмбе
Меңнәр мәктәбенең 7 класс укучылары укытучылары ярдәмендә Россиядә Сарай переворотлары турында белем тупладылар, укытучының проблемалы соравын ачтылар, таблица аша белемнәрен системалаштырып, дәрес ахырында группада фикер алышу оештырдылар. 5 класс укучылары "Йомры икмәк" әкияте геройлары белән сәяхәткә бардылар, лексика буенча алган белем һәм күнекмәләрен ныгыттылар, сөйләм телләрен үстерделәр һәм икмәк кадере турында сөйләшүләр алып бардылар. Бу дәресләрдә укытучылар Сингапурча укыту элементларын куллану мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Дәресләрдән соң методик берләшмәләрнең гомуми утырышы булды, дәресләр анализланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International