Пенсияне исәпләүдә яңа тәртип кертелә

2014 елның 17 декабре, чәршәмбе

Яңа кагыйдәләр нигезендә, стажга иминиятләштерелмәгән чорлар да кертелә

(Казан, “Татар-информ”). Агымдагы елның 1 нче гыйнварыннан балларда исәпләнәчәк яңа пенсия формуласы кертеләчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Марсель Имамов сөйләде.

 

Аның сүзләренчә, лаеклы ялга киләсе елдан чыгучылар өчен бер балл бәясе 64 сум 10 тиеш тәшкил итәчәк. “Хезмәт пенсиясе” дигән төшенчә юкка чыгачак, иминият пенсиясе яңа формула буенча билгеләнәчәк. Аның нигезендә, пенсия капиталы ел саен балларда – индивидуаль пенсия коэффициентларында чагылыш табачак. “Пенсия билгеләнгәндә, баллар сумнарга күчереләчәк. Пенсиягә чыккан вакытта, һәр ел өчен баллар кушылып, балл бәясенә тапкырлана, аларның бәясе ел саен артып торачак”, - диде ул.

 

Марсель Имамов ассызыклаганча, пенсияне исәпләүдә яңа тәртип кертелү белән, рәсми хезмәт хакы әһәмияте арттырыла. Аннан чыгып, иминиятчеләр Пенсия фондына взнослар кертәчәк, шулай итеп, баллар формалашачак. Иминият пенсиясен алу өчен, пенсия яшенә җиткәндә 15 елдан да ким булмаган хезмәт стажы һәм тупланган баллар 30 дан да ким булмаска тиеш. Хезмәт хакы күбрәк булган саен, балл да күбрәк булачак. “Туплаган баллар күләмен һәм стажны Татарстанда яшәүчеләр Россия Пенсия фонды сайтында иминиятләштерелгән затның шәхси кабинетында карый алачак”, - дип белдерде Пенсия фондының ТР буенча идарәчесе.

 

Марсель Имамов аңлатканча, әгәр гражданин ниндидер сәбәпләр аркасында кирәк кадәр баллар җыя алмаса, ул үзенә социаль пенсия билгеләүне сорап, Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә хаклы. Быел ул Татарстанда 5 мең 912 сумнан гыйбарәт. М. Имамов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә республика буенча пенсиянең уртача күләме 11 мең 400 сум. Киләсе елның февраль һәм апрель айларында пенсиянең уртача 8 процентка артуы көтелә.

 

“Яңа кагыйдәләр буенча, пенсия билгеләүне сорап никадәр соңрак мөрәҗәгать итсәң, һәр ел саен аның күләме дә премиаль коэффициентларга тапкырлана. Мәсәлән, лаеклы ялга чыгу яшенә җиткән кеше, пенсия билгеләүне сорап 5 ел узгач кына мөрәҗәгать итсә, түләүгә каралган сумма 36 процентка, ә иминият пенсиясе 45 процентка артачак”, - дип аңлатты ул.

 

Яңа кагыйдәләр нигезендә, стажга иминиятләштерелмәгән чорлар буларак кертелгән тормышның социаль әһәмиятле этаплары өчен дә баллар өстәләчәк. Чакыру буенча хәрби хезмәт итү, беренче баланы тәрбияләү буенча отпуск, I группа инвалид, гарип бала, 80 яше тулган гражданны караган өчен 1,8 шәр балл каралган. Икенче баланы тәрбияләүгә 3,6 балл, өченче һәм дүртенче баланы карау буенча отпуск вакытында 5,4 балл өстәләчәк.

 

Баллар автоматик режимда түләнәчәк. Марсель Имамов билгеләп үткәнчә, яңа система бүгенге пенсионерларның берсенең дә пенсия кимүендә чагылыш тапмаячак. “Иминиятләштерелмәгән чорлар да исәпкә алынганда, аерым категория гражданнарның пенсиясе артуы да мөмкин. Бу, бигрәк тә, берничә бала үстерүче хатын-кызларга кагыла”, - дип белдерде ул.

 

http://tat.tatar-inform.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International