Синоптиклар Татарстанда бозлавык һәм томан фаразлый

2014 елның 16 декабре, сишәмбе

Синоптиклар Татарстанда бозлавык һәм томан фаразлый

 

Көндез һава температурасы 0-5 градус салкын тәшкил итәчәк

 

 

 Татарстан синоптиклары фаразына караганда, 16 декабрь  төнлә һәм көндез урыны белән республика буенча урыны белән бозлавык һәм күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк тәшкил иткән торман көтелә. Төбәктә аязучан болытлы һава, урыны белән - бераз кар, юеш кар. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.

 

Төнлә температура - 2-7, көндез 0-5 градус салкын булачак. Татарстанның көньяк-көнбатышында - иң җылысы, көнчыгышында иң салкыны булачак.

 

Алдагы төндә Казанда температура 3-5 градус салкын көтелә, көндез 0-2 градус суык булачак. Болытлы һава, бераз кар, юеш кар яву ихтималы бар.

 

17 декабрьгә каршы төндә аязучан болытлы һава, урыны белән кар, юеш кар һәм пыскак яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр көтелә. Термометр баганасы 8 градус салкынга кадәр төшәчәк. Юлларда - бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мөхит мониторингы идарәсе. 

 

http://tat.tatar-inform.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International