Район күләмендә үткәрелгән физкультура олимпиадысында Сәфәр мәктәбе укучылары зур уңышларга ирештеләр. Олимпиада нәтиҗәләре буенча 7 класс укучысы Газетдинова Рәмилә I урын, 8 класс укучысы Шайгарданова Инзилә III урын, 9 класс укучысы Закиров Айсаф II урын, 9 класс укучысы Гыйлмуллина Гөлнур III урын яуладылар. Укучылар һәм физкультура укытучысы Габдуллин Нәрисне уңышлары белән котлыйбыз. Афәрин!!!