Актанышта Игелек марафоны - 2014

2014 елның 12 декабре, җомга

12 декабрь көнне район мәдәният йортында Игелек марафоны 2014 булып узды. Бу чарада инвалидлар язмышына битараф булмаган, аларга ярдәм кулы сузарга торган оешма җитәкчеләре, хезмәткәрләр һәм чын күнелдән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хәленә керергә әзер торган аерым затлар да бар иде. Иң башта,  район инвалидлар оешмасы рәисе Светлана Әхмәтова ел буена уздырылган игелекле чараларга нәтиҗә ясады, физик һәм юридик затларның оешмага нинди ярдәм күрсәтүе белән таныштырды.

 

 

  Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев инвалидларга карата үзенең аерым мөнәсәбәтен белдерде: "Бугенге көндә Актанышта 2597 кеше инвалид дип исәпләнә, шуларның 122 балалар, 98 е урын өстендә, 96 сы махсус коляска ярдәмендә хәрәкәт итә. Бер җәмгыятьтә яшәгәч, аларны читкә какмыйча, гаиләләренә ярдәм кулы сузып, куңеле җиткән кешеләр белән бер гаилә булып яшәргә кирәк."

 

Чара барышында бик күп оешмалар үзләренең акчалата ярдәмнәрен сәхнәдә урнаштырылган махсус тартмага җыеп бардылар. Игелек марафоны күңелгә үтеп керерлек концерт номерлары белән үрелеп барды. Нәтиҗә буларак, шуны да әйтергә кирәк, Игелек марафоны -  2014 барышында бүгенгә 1 млн 511 мең 594сум акча җыелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International