10 декабрьдә Богады төп гомуми белем бирү мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Җәмилова Розалия “Коррупциягә каршы нык торыйк!” исемле 6-9 класс укучылары өчен сыйныфтан тыш чара үткәрде. Укучылар коррупция барлыкка килү сәбәпләрен ачыкладылар, тормыштан алынган очраклардан мисаллар китерделәр, коррупция темасына кагылышлы мәкальләр белән таныштылар, уен уйнадылар. Йомгаклау өлешендә коррупция нинди аяныч хәлләр китереп чагыра алуы турында видеосюжет карадылар. Чара бик эчтәлекле булды.