Киләсе елга без Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алабыз. Шуны да искә алып, Дәүләт Думасы депутатлары 3 нче декабрьне Билгесез солдат көне итеп билгеләде. Шул исәптән мәктәпләрдә класс сәгатьләре үткәрелде. 5 нче декабрь көнне 10-11 класслар белән “Батыр кем ул? Батырлык юлы кайдан, кайчан башлана?” темасына класс сәгате үткәрелде.