Югары Яхшый мәктәбенең “Тимурчылык” отряды членнары Бөек Ватан сугышы ветераны Вәлиев Тәфкил абыйда кунакта булдылар. Яүгир сугыш хәрәкәтләре турында һәм Җиңүнең нәрсәләр хисабына яулап алынганын сөйләде. Укучыларны тынычлыкның кадерен белеп, тырышып укырга чакырды.