9 нче декабрь - Ватаныбыз Геройлары көне

2014 елның 9 декабре, сишәмбе

  Бу дата императрица  Екатерина II идарә иткән чордагы истәлекле вакыйга уңаеннан билгеләнә. 1769 нчы елда ул сугышларда батырлык үрнәкләре күрсәтүчеләргә "Ордене святого Георгия Победоносца" ордены тапшыруны гамәлгә кертә. 1917 елдан соң бу орден тапшыру традециясе бетерелә. 2000 нче елда иң югары хәрби бүләкнең статусы кире кайтарыла. 9 нчы декабрь көнне Советлар Союзы һәм РФ Геройларын, Изге Георгий һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлиләр. Шушы уңайдан тарих һәм җәмгыять белеме фәне укытучысы Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы һәм тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы- Фаттахов Илсур Филис улы  мәктәп күләмендә ачык класс сәгатье үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International