Туган телем - шагыйрләр теле

2014 елның 8 декабре, дүшәмбе

“Туган телем- шагыйрьләр теле” II Республика фәнни- эзләнү конференциясендә безнең мәктәптән дүрт укучы катнашып, уңышлы чыгыш ясады.  8 нче сыйныф укучысы Харисова Сөмбел - Лауреат , Газетдинова Гүзәл  Җиңүче (җитәкчеләре  Шәемова А.М.) исеменә лаек булды. 10 нчы сыйныф укучылары Яппарова Алисә III дәрәҗә, Хөрматуллина Гөлназ II дәрәҗә Диплом (җитәкчеләре Нуриева Ә.Г.) белән бүләкләнделәр.

Конференция эшендә югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нуриева Ә.Г. икенче секциядә комиссия члены буларак катнашты.

Укучылар белән эзләнү эше алып барган, материалларны туплауда  һәм фәнни эшкәртүдә җитәкчелек иткән укытучылар Шәемова А.М., Нуриева Ә.Г. га Казан Филология һәм Сәнгать институты ректоры Р.Р. Җамалетдинов имзасы белән Рәхмәт хатлары да тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International