Әниләр бәйрәме

2014 елның 6 декабре, шимбә

    Быел 30нчы ноябрь – Әниләр бәйрәме буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан безнең Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары да үз әниләренә зур хөрмәт күрсәттеләр: бүләкләр, котлаулар әзерләделәр. Классларда “Әниләр бәйрәм”нәре булды. Ул шигъри котлаулар, концерт номерлары, уеннар һәм түгәрәк өстәл артында чәй эчүләр белән үтте.

   Шулай ук 29нчы ноябрь көнне мәдәният йортында үткән “Оҗмах әниләр аяк астында” кичәсендә дә, күп бала үстерүче әниләр буларак, безнең укытучыларыбыз Ибраһимова Роза, Мәрданова Әдилә, Газизова Диләфрүз үз балалары белән катнаштылар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International