Башкортстан Республикасында татар мәгарифе көннәре

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе
1-3 нче декабрь көннәрендә гимназия-интернат директоры Артур Кәрим улы Галиәхмәтов һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Галиәкбәр кызы Әминова Уфа шәһәрендә узган "Башкортстан Республикасында татар мәгарифе көннәре" исеме астында узган чарада катнашып кайтталар. Катнашучылар Башкортстанның татар теле укытучылары катнашында "ФДББС шартларында татар теле укыту проблемалары" дигән темага түгәрәк өстәлдә булдылар. Анда Башкортстан һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыклары вәкилләре, Арча һәм Минзәлә көллияты директорлары, Артур Кәрим улы Галиәхмәтов чыгыш ясады, Ләйсән Галиәкбәр кызы Әминова мастер-класс күрсәтте.
Шулай ук Рәми Гәрипов исемендәге 1 нче санлы Башкортстан республика гимназия-интернаты белән Гуманитар гимназия-интернат арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International