Кечкенәләр өчен бәйрәм

2014 елның 29 ноябре, шимбә
Бу көнне укучылар бәйрәмчә киемнәр белән килделәр. Дәресләр тәмамлангач, М.Мирсәетов исемендәге балалар оешмасы җыелышы булды, анда 1 класс укучыларын тантаналы рәвештә эзтабарлар сафына кабул иттек. Тапкырлыкка, осталыкка һәм җитезлеккә сынаулар үткәч, алар тантаналы вәгъдә бирделәр һәм эзтабар булулары турында таныклык һәм эмблема алдылар. Кечкенә эзтабарларыбызга укуларында уңышлар телибез, туган ягын сөюче, игелекле балалар булсыннар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International