Татар Суыксуы авылы зиратында өмә

2014 елның 29 ноябре, шимбә
"Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!" - диләр.
29 ноябрь көнне авыл халкы һәм кайткан кунаклар кардәшләренең каберләрен чистарттылар, зираттагы зур агачларны кисте, кемдер бөтен чуп - чарны зираттан чыгарып төяп барды.  Зиратны чистарту өмәсенә килүчеләр бик күп иде. Килгән хәр кеше үз өлешен кертте. Анда каткашкан барлык халыкка рәхмәтләребезне җиткерәбез, сезгә исәнлек саулык, җан тынычлыгы, авылга иминлек телибез.
Зиратта өмәләр киләчәктә дә дәвам итәчәк. Килегез, үзегезнең туганнарыгызның каберләрен карап, чистартып китегез.






ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International