Гомуми ата-аналар җыелышы

2014 елның 28 ноябре, җомга
26нчы ноябрь көнне Мари-Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбендә гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышны мәктәп директоры Галиев Эдуард Әмирҗан улы “Гомуми эшчәнлек нәтиҗәсе- мәктәп белән гаилә бердәмлеге” дигән темага чыгыыш белән башланды. Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Л.Р.Усманова ата-аналарны уку елының I чиреге нәтиҗәләре, 9нчы сыйныфта ОГЭ, 11нче сыйныфта ЕГЭ үткәрү тәртибе, яңалыклар белән таныштырды. Укытучы Г.Ф.Мәгданурова “Тәрбияле бала- ил киләчәге” дигән темага чыгыш ясады. Ата-аналар белән бала тәрбияләүдә килеп чыккан төрле проблемалы ситуацияләрне чишү юллары эзләнде, түгәрәк өстәл артында җанлы дискуссия оештырылды, күп сорауларга җаваплар эзләнде. Җыелышта шулай ук авыл җирлеге башлыгы Р.Г.Харисов катнашты. Бүгенге көндә җирлектә булган тәрбия мәсьәләсе, проблемалар, бурычлар белән таныштырды. Барлык ата-аналарга да балалар тарафыннан ясалган “Сәламәт яшәү рәвеше- спорт” дигән буклетлар таратылды. Җыелыш рефлексия белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International