Авыл китапханәчесе белән очрашу

2014 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе
26 нчы ноябрь көнне яңа китаплар белән танышу максатыннан Аккүз мәктәбендә авыл китапханәчесе белән очрашу узды. Китапханәче Галләмова Зөлфирә укучыларны китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштырды. Китапларга карата кызыклы әңгәмә оештырды. Соңыннан укучылар белән халык-авыз иҗаты буенча викторина уздырды. Башлангыч класс укучылары "Өч кыз", "Куян кызы" әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Балаларда китапка карата һәм халык-авыз иҗатынтагын да күбрәк кызыксынып өйрәнү өчен этәргеч булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International