Балалар бакчасында "Каз өмәсе"

2014 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе
26 нчы ноябрь  көнне Яңа Кормаш балалар бакчасында татар халкының онытылып бара торган милли бәйрәме «Каз өмәсе” үткәрелде. Бүлмә татар халкының милли йолаларына, көнкүрешенә яраклаштырып җиһазландырылды. Балалар  барсы да милли киемнәрдән иде. Бәйрәмгә кунакка әби белән бабай да килде. Балалар әби белән бергәләп каз йолку, канат сыдыру, казларны су буенда юып кайту күренешләрен күрсәттеләр, татар халык уеннары “Чума үрдәк, чума каз”, “Челтәр элдем читәнгә”, “Йөзек салыш”  уеннарын  уйнадылар, татар халык җырларын, биюләрен башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар әйтештеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International