26нчы ноябрь көнне V класс укучылары ата-аналар җыелышы булып узды. Бу җыелышка әниләр генә чакырулы иде. Барлык укучыларның да әниләре килде. Көн тәритендә укучыларның белем сыйфаты, тәртибе, мәктәптә куркынычсызлык кагыйдәләре һәм башка сораулар каралды, ата-аналар комитеты сайланды. Җыелыштан соң “Әниләр бәйрәме” уңаеннан укучылар чыгыш ясады, әниләрен бәйрәм белән котладылар. Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте.