Югары Яхшый мәктәбенең география укытучысы Сибатова Рәзилә "Җир кабыгын барлыкка китерүче тау токымнары" темасына 6 класста укытучылар һәм ата-аналар алдында ачык дәрес үткәрде. Дәрес күрсәтмә материалларга бик бай булды. Укытучы ИКТ һәм сингапур структурасы методларын кулланып яхшы дәрес үрнәге күрсәтте. Тыңланган дәрес буенча фикер алышулар булды, анализ ясалды.