Җирдә тынычлык хакына.

2014 елның 24 ноябре, дүшәмбе

2015 елның 9 маенда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәбез.

     Шул уңайдан Татарстан Республикасы балалар китапханәсе, китапханәгә йөрүче  9-14 яшьтәге укучыларны, “Җирдә тынычлык хакына” исеме астындагы республика конкурсында катнашырга чакыра.

     Бәйгедә  катнашучыларга совет халкының фронтта һәм тылда күрсәткән батырлыклары, сугыш чоры балалары чагылдырылган шигырьләрне яттан, проза әсәреннән өзекне сәнгатьле итеп уку тәкъдим ителә (Искәртмә: конкурска сайланган әсәр мәктәп программасына кермәгән булырга тиеш). Конкурс  2014 елның 1 декабреннән –2015 елның 1 маена кадәр үткәрелә. Аның шартлары белән Актаныш үзәк балалар китапханәсендә һәм авыл китапханәләрендә танышырга була. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International