“Кубок – безнеке!”

2014 елның 24 ноябре, дүшәмбе
21 нче ноябрь көнне Актаныш районының күренекле шәхесләре призына җиңел атлетика кроссында физик культура укытучысы Гыйздәтуллин Илсур Мансур улы җитәкчелегендә 8 класс укучылары Гафурова Илгинә, Гыйздәтуллина Назлыгөл, Ногманов Алмарис, 9 класс укучысы Гыйлфанов Айзат мәктәп данын якладылар. Гомуми нәтиҗәләр буенча төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында безнең мәктәп 4 урынны алды һәм спорт мастеры, марафончы, 10 тапкыр Россия чемпионы, 1 алтын, 2 көмеш Олимпия медальләре иясе Сибгатуллин Лерон Әхмәдулла улы кубогына ия булды. Молодцы! Котлыйбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International