Яшь язучыларның республика семинары

2014 елның 22 ноябре, шимбә
21 нче ноябрьдә Татарстан Язучылар берлегененең “Тукай клубында” (Казан, Мөштәри урамы, 14) Яшь язучыларның республика семинары үткәрелде. Анда гимназиянең 11 сыйныф укучылары Ләйлә Исламова һәм Айдар Шәйхин катнашты. Семинар барышында аларның иҗатына үзләренең остаз-язучылары Галимҗан Гыйльманов, Марсель Галиев, Айгөл Әхмәтгалиева бәя бирделәр, әсәрләрен җентекләп тикшерделәр. Чара “Татар әдәбиятының киләчәге кем кулында?” темасына түгәрәк өстәл белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International